Татарстан парламентында укытучылар өчен ачык ишекләр көне узачак

Чарага якынча 100 кеше чакырулы.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Иртәгә Татарстан Дәүләт Советында республиканың тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен Ачык ишекләр көне уздырылачак. Чарага чакырылучылар саны якынча 100 кеше, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.

Укытучылар белән очрашуда Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашыр дип көтелә. Моннан тыш, парламетның законлылык һәм хокук тәртибе комитеты җитәкчесе Шакир Яһудин, "Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты"ның өлкән укытучысы Илсөя Фокеева доклад белән чыгыш ясаячак.