“Бердәм Россия” партиясе Татарстанда оппозициядә торучы партияләр вәкиллеген хуплый

“Мин моны яхшы күренеш дип саныйм. Хәзер альтернатив фикер шәһәр һәм район парламентларында да яңгыраячак”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин 2010 елның 10 октябрендә узган сайлаулар нәтиҗәләре буенча ТР муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына оппозициядә торучы партияләрнең керүен яхшы күренеш, дип саный.
“Быелгы сайлауларда оппозициядә торучы партияләрнең эше уңышлы тәмамланды, - дип белдерде бүген Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга биргән интервьюсында. – КПРФ партиясе күрсәткечләрен яхшыртты, Татарстан тарихында беренче тапкыр Казанда һәм Чаллыда “Гадел Россия” партиясе вәкилләре бар. Бу әлеге партияләрнең үз электоратлары булуы хакында сөйли, бу исә - сәяси көч. Мин моны яхшы күренеш дип саныйм. Хәзер альтернатив фикер шәһәр һәм район парламентларында да яңгыраячак. Шәһәрләрдә, муниципаль берәмлекләрдә булган проблемаларны хәл итү буенча башка төрле тәкъдимнәр дә җиткереләчәк”.
“Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенең үтенече буенча Фәрит Мөхәммәтшин сайлаулардагы хокук бозулар турындагы сорауга аңлатма бирде. “Быелгы сайлау кампаниясе барышында хокук бозуларга кагылышлы шикаятьләр саны моннан алда узган Дәүләт Советы һәм Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга караганда күпкә азрак булды, - дип ассызыклады ул. – Бу депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелгән партияләр һәм вәкилләрнең сайлау кампаниясенә яхшырак әзерләнүе, ачыктан-ачык күренеп торган, тупас хаталар җибәрмәве хакында сөйли”.