Татарстанлыларның 27 проценттан артыгы сайлауларның беренче көнендә тавыш бирде

Республика Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы көзге тавыш бирү статистикасы буенча яңа мәгълүматларны игълан итте.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Динар Прокопьева). 11 сентябрьдә, сайлауларның беренче көнендә Татарстан халкының 27 проценттан артыгы тавыш бирде. Бу хакта республика Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев Бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясе вакытында әйтте.

«Кичәге көн нәтиҗәләре буенча Татарстанда 27,58 процент тавыш бирелгән, бу 810 535 сайлаучы дигән сүз», — диде Кондратьев.

Кичә ул сайлаучыларга актив булулары өчен рәхмәт әйтте. Татарстанда кичә, 18:00 сәгатькә сайлаучыларның  24 проценттан бераз артыграгы тавыш биргән иде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда көзге тавыш бирү кичә башланды һәм тагын ике көн — 12 һәм 13 сентябрьдә дәвам итәчәк. 13 сентябрь Бердәм тавыш бирү көне дип игълан ителде. Республикада бер үк вакытта дүрт сайлау кампаниясе башланды. Алар — Татарстан Президентын, җирле хакимият органнары депутатларын сайлаулар, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына ике сайлау округы буенча өстәмә сайлаулар.