Сайлау участокларында инвалидлар өчен махсус кабиналар барлыкка килде

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы халыкның аз мобильле төркемнәр өчен участокларда нинди шартлар тудырылганын сөйләде.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр сайлауларда катнаша алсын өчен шартлар шактый яхшыртылды. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.

«Авыр эпидемиологик вазгыятькә һәм финанс мөмкинлекләргә карамастан, республика җитәкчелеге ярдәме белән без сайлау участокларына аз мобиль төркемнәрнең тавыш бирүе өчен күпсанлы технологик җиһазлар сатып алдык», — дип хәбәр итте Кондратьев.

Ул инвалидлар өчен махсус кабиналар барлыкка килүен, начар күрүчеләр өчен махсус методик ярдәмлек урнаштырылуын, шулай ук начар ишетүчеләр өчен сурдотәрҗемә оештыруын өстәде.

«Без бу сайлау кампаниясенә югары дәрәҗәдә әзерләндек», — дип йомгаклады Андрей Кондратьев.