Марина Патяшина сайлау участокларының куркынычсыз булуы турында әйтте

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Казанның 110нчы лицеенда тавыш биргән.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның барлык сайлау участокларында сайлаучыны яңа коронавирус инфекциясеннән саклау өчен барлык чаралар да үтәлгән. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина тавыш биргәннән соң сөйләде.

«Мин сайлау участокларының эшен яхшы бәялим, без 7-10 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасында барлык сайлау участокларын күзәттек. Һәм бүген мин сайлау участогы тулысынча куркынычсыз, яңа коронавирус инфекциясе барлыкка килү һәм таралу куркынычы юк, дип ышанып әйтә алам. Билгеләнгән таләпләрнең барысы да үтәлә», — диде идарә башлыгы.

Марина Патяшина Казанда 110нчы лицейда 366нчы сайлау участогында тавыш бирде. Ул шәхси мисалда санитар нормаларны үтәү сыйфатын күрүен әйтте.

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Сайлау участогы комиссиясе һәр сайлаучыга шәхси саклану чараларын тәкъдим итәргә һәм кулларны дезинфекцияләргә тиешлеген искәртте.

«Кергәндә мәҗбүри термометрия үткәрелә — без авыру кешене сайлау участогына кертә алмыйбыз. Без идәндә сигнал билгесен күрәбез, сайлаучылар һәм сайлау комиссияләре әгъзалары арасында социаль дистанцияне үтәлүен күрәбез», — дип йомгаклады Патяшина.