Мәгъзүм Сәлахов: Мин тотрыклылык өчен тавыш бирәм

Татарстан Фәннәр академиясе президенты сайлауга килеп, үз тавышын бирде.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов Казанның 1 нче кадет мәктәп-интернатына 57 нче сайлау участогына сайлауга килде һәм тавышын бирде. «Мин тотрыклылык өчен тавыш бирәм», — диде ул журналистларга. 

«Бүгенге көн бәйрәм кебек инде. Без якындагы биш елда киләчәгебез өчен тавыш бирәбез. Хәзерге традицияләр саклануы кирәк. Татарстан - барлык параметрлар буенча Россиянең иң яхшы төбәкләренең берсе. Бу темп һәм традицияләр сакланса, Татарстан тагын да зуррак уңышларга ирешер дип уйлыйм», — дип белдерде Мәгъзүм Сәлахов журналистларга.

«Без Президентны да, башка органнарга вәкилләрне дә сайлыйбыз. Мин тотрыклылык өчен тавыш бирәм. Республикада толерантлык бик яхшы. Чыннан да, без Татарстаннан дигәч, безгә бөтенесе көнләшеп карый. Билгеле, кимчелекләр дә бар. Яхшырак булган саен, тагын да зуррак ихтыяҗлар, теләкләр туа. Тормыш та шуннан тора инде. Бу көн республика һәм ил өчен мөһим», — дип билгеләп узды Фәннәр академиясе президенты.

13 сентябрь — Бердәм тавыш бирү көне. Татарстанлылар республика Президентын сайлый. Шулай ук, РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатлары өчен тавыш бирәләр. Сайлау өч көнгә бүлеп оештырылган. 11-12 сентябрьдә йорт ишегалларында күчмә участокларда тавыш биреп була. 13 сентябрь бары тик стационар сайлау участокларына гына барып була.