Кондратьев: Сәяси партияләр күзәтүчеләреннән шикаятьләр килмәде

Республикада бер үк вакытта Татарстан Президентын, җирле хакимият органнары депутатларын сайлаулар һәм Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар уза.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тавыш бирүнең беренче көнендә ТР Үзәк сайлау комиссиясенә сәяси партияләр күзәтүчеләреннән шикаятьләр килмәде. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә республика Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Сайлау законнарын бозу, кемнеңдер иреген кысу яки нәрсәнедер дөрес эшләмәү белән бәйле мөрәҗәгатьләр юк», — дип аңлатты ул.

Республикада бер үк вакытта дүрт сайлау кампаниясе уза: Татарстан Президентын, җирле хакимият органнары депутатларын сайлаулар, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар. Тавыш бирүнең беренче көне нәтиҗәләре буенча Татарстанда 27,58 процент сайлаучы тавыш бирергә килгән.