Мөхәммәтшин: Елга транспортын үстерү өчен Хөкүмәткә мөрәҗәгать итәргә кирәк

Парламент башлыгы Түбән Новгородта Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында катнашты.
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Хөкүмәтенә елга транспортында йөкләр ташуны арттыру инициативасы белән мөрәҗәгать итәргә кирәк дп саный. Ул шундый тәкъдим белән чыкты. Бу хакта бүген парламент башлыгы Түбән Новгородта Россия Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең 57 нче утырышында белдерде.«Бу чаралар гамәлдәге көчләргә куәт бирергә һәм яңа эш урыннары булдырырга ярдәм итәчәк», – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул елга транспортында пассажирлар йөртүне арттыру формаларын табу өчен Россия Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.Парламент башлыгы Идел буе федераль округы территориясендә Идел-Кама бассейнының зур өлеше урнашкан һәм ике эре судно төзү заводы – Татарстанда һәм Түбән Новгородта, эшли, диде. Аның фикеренчә, елга транспортын үстерү йөк ташу һәм пассажирлар агымы күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, бу исә төбәк һәм федераль юлларны шактый бушата алачак.Татарстан Дәүләт Советы Рәисе шулай ук А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводында булуы турында сөйләде. Ул андагы белгечләрнең Татарстан закон чыгаручыларыннан корабльләргә заказларны стимуллаштыру һәм арттыру буенча чаралар күрүне сораганлыкларын әйтте.Инициативаны ассоциация координаторы, Пенза өлкәсе Закон чыгару Җыены рәисе Валерий Лидин хуплады. «Кызыл Сормово» суднолар төзү предприятиесенә сәфәр барышында без коры йөкләр ташуны яңарту таләп ителүенә ышандык», – диде ул һәм әлеге мәсьәлә буенча элегрәк әзерләнгән документларның эшләнеп бетәчәген һәм Россия Хөкүмәтенә җибәреләчәген ышандырды.Утырыш башланганчы парламентарийлар су асты канатларындагы «Валдай 45Р» судноларын карады. «Кызыл Сормово» заводында булып, алар «Мостай Кәрим» круиз пассажир судносы төзелешенең барышы белән танышты.