Аксубайда сайлаулар көнендә концертлар оештырыла

Районның иң яхшы үзешчән артистлары чыгыш ясаячак

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). Якшәмбе көнне Татарстанда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар сайлана.

14 сентябрь көнне район сайлау участокларында районның иң яхшы үзешчән артистлары концерт программалары белән чыгыш ясаячак, шулай ук сәүдә оештырыла, дип белдерә Аксубай җирле газетасы.