news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановның ышанычлы затлары сайлау алдыннан халык белән очраша башлады

Татарстан Президентына кандидат Казанның төзекләндерелгән «Сәйдәш» мәдәният йортында ышанычлы затлар белән очрашу үткәрде.

Рөстәм Миңнехановның ышанычлы затлары сайлау алдыннан халык белән очраша башлады
Алексей Угаров

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президентына кандидатның ышанычлы затлары сайлау алды программасы буенча фикер алышу һәм тәкъдимнәр җыю өчен Татарстан халкы белән очрашуларны башлады. Бу хакта кандидатка ярдәм итү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе Юрий Камалтынов хәбәр итте.

«Рөстәм Нургалиевич, 7 августтан бөтен республика буенча агитация пикетлары башланды, ә 10 августтан — гражданнар җыеннары, ишегалларында очрашулар, хезмәт коллективлары белән очрашулар уза. Ышанам, без республиканың сезнең җитәкчелектәге үсеш нәтиҗәләрен лаеклы рәвештә тәкъдим итә алабыз», — диде ул.

«Һәр кешегә „Татарстан Президентының 100 проекты һәм программасы“ турында мәгълүматны һәм алдагы биш елга планнар турында  җиткерә алачакбыз», — диде Камалтынов кандидатның ышанычлы затлар белән очрашуы вакытында. Ул искәрткәнчә, күп кенә татарстанлылар Рөстәм Миңнехановка тормыш сыйфатын арттыру буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашырган өчен, шулай ук коронавирус пандемиясе кызган чорда ярдәм иткән өчен рәхмәтле.

«Сезнең җитәкчелектә республика шактый үзгәрде, илдә лидерлык позицияләрен били. Биредә яшәү һәм эшләү уңайлы. Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә республикада күп эш башкарылды, шул исәптән капиталь ремонттан соң узган ел ахырында ачылган „Сәйдәш“ мәдәният үзәгендә дә. Татарстанлылар коронавирус пандемиясе чорында эшлекле һәм кешелекле сыйфатларыгызны күрделәр, сез табибларга, мәктәп укучыларына, өлкән яшьтәге кешеләргә һәм барыннан да бигрәк кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗларга ярдәм иттегез», — диде Камалтынов.

Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча Татарстанда «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» акциясе узды, дип искәртте Камалтынов.

Татарстан Республикасы Президентына кандидат Рөстәм Миңнеханов бүген ышанычлы затлар белән очрашу уздырды. Алар арасында җырчы Салават Фәтхетдинов, танылган кардиохирург Ренат Акчурин, биш тапкыр Гагарин кубогы иясе Данис Зарипов, «Зенит-Казан» волейбол клубы тренеры Владимир Алекно, «ICL — КПО ВС» АҖ генераль директоры Виктор Дьячков һәм башкалар бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100