news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Телне саклауга карата эшчәнлеккә киләсе ел башында нәтиҗә ясалыр

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары районнарның мәгариф, мәдәният тармагындагы эшләрен тикшерде.

Марат Әхмәтов: Телне саклауга карата эшчәнлеккә киләсе ел башында нәтиҗә ясалыр
Владимир Васильев

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов телне саклауга карата эшчәнлеккә 2021 ел башында беренче нәтиҗә ясалыр дип ышандырды.

Марат Әхмәтов Арчада оештырылган очрашуда катнашучы районнар буенча аналитик материал тәкъдим итте. Ул һәр районга аерым игътибар биреп, мәгариф эшчәнлеген, мәдәният тармагындагы эшләрне, милли матбугатның халык тарафыннан укылышын тикшерде.

«Очрашуда яңгыраган аналитик мәгълүматны телне саклауга карата эшчәнлеккә старт дип кабул итегез. Киләсе ел башында, әлеге саннарга никадәр үзгәреш кертә алуыбыз турында, республикабыз Президенты белән бергәләп очрашканда, нәтиҗә ясалыр. Шуңа күрә бу саннарыгызга игътибарлы булырга тырышыгыз», — дип кисәтте район җитәкчеләрен Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

«Урыннарга кайткач, һәр балалар бакчасының, һәр мәктәпнең эшчәнлегенә тирән анализ ясагыз. Эшнең эчтәлегенә игътибар итегез. Мәктәпләрнең, балалар бакчаларының җитәкчелегендә, коллективларда битарафлык бар икән, аларны уятыгыз, кузгатыгыз. Бу көн саен кулга тотып эшли торган эш», — дип күрсәтмә бирде Марат Әхмәтов.

Нәкъ шушындый киңәш һәм тәкъдим мәдәният бүлекләре җитәкчеләренә дә җиткерелде. Һәр коллектив, клуб, китапханә телгә һәм милли традицияләргә кагылышлы төрле үтемле чаралар үткәрергә сәләтле дигән фикер яңгырады.

Район хакимият башлыклары, социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасарлары да телгә алынды. «Сез үзегезнең ресурсларны нәтиҗәлерәк файдалана аласыз. Йөзләгән бюджет учреждениесендә эшләүче хезмәткәрләрнең һәрберсе милләтне саклау өчен җаваплы. Алар бюджеттан хезмәт хакы ала һәм ниндидер нәтиҗә өчен җавап та бирергә тиешләр. Безнең һәрберебездән нәтиҗәле хезмәт таләп ителә», — дип әйтте Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100