news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мәдәниятне үстерүгә өстәмә рәвештә 10 млн сум бүлеп биреләчәк

Казан шәһәре Думасы бер елга шәһәр бюджеты чыгымнарын 26 млрд сумга җиткергән.

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). 2020 елга Казан бюджеты чыгымнарын арттырырга карар кылдылар - мәдәниятне үстерүгә, биналарны ремонтлауга һәм карап тотуга 18 миллион сумнан артык акча тотылачак. Бу хакта Казан шәһәре Думасының 41нче сессиясендә Казан Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин хәбәр итте.

«18,8 млн сум акча түбәндәге максатларга тоту тәкъдим ителә: Казан шәһәре мәдәниятен үстерү программасын гамәлгә ашыруга — 10 млн сум, шәһәр Думасы биналары комплексын тикшерү һәм агымдагы ремонтка — 6,8 млн сум, ведомство карамагындагы учреждениеләрне тотуга — 2 млн сум юнәлдерү карала», — дип билгеләп үтте  Мөхәммәтшин.

Моннан тыш, автоном һәм бюджет учреждениеләренең файдаланылмаган калдыкларын кире кайтару хисабына шәһәрнең мәдәниятне үстерү программасын тормышка ашыруга киткән чыгымнары 10,8 млн сумга артачак.

Казан шәһәре Думасы депутатлары бюджетка кертелгән үзгәрешләрне хуплады. Төзәтмәләр кертүне исәпкә алып, шәһәр бюджеты керемнәре бер елга 25 млрд сумнан артык, ә чыгымнар — 26 млрд сумга якын. Дефицит 918,2 млн сум тәшкил итәчәк. Аны ел башына шәһәр бюджеты калдыклары белән капларга планлаштыралар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100