Татарстан Президенты Астанада «Барыс» хоккей клубы Боз сараенда булды

Әлеге Боз сарае - спорт чаралары гына түгел, концерт һәм форумнар да үткәрелә торган күпфункцияле комплекс.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанга эш сәфәре кысаларында 2015 елда ачылган «Барыс» хоккей клубы Боз сараенда булды. Биредә аңа Казахстанда хоккей тарихы музее экспозициясен, боз аренасын, бассейн һ.б. биналарны күрсәттеләр, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Әлеге Боз сарае - спорт чаралары гына түгел, концерт һәм форумнар да үткәрелә торган күпфункцияле комплекс. Боз сараеның 12 меңгә якын тамашачыны сыйдыра ала торган төп аренасы кыска вакыт эчендә баскетбол, волейбол яки мини-футбол мәйданчыгына әверелергә сәләтле.

Моннан тыш, спорт комплексында 50 метр озынлыгындагы һәм 25 метр киңлегендәге олимпия йөзү бассейны, вышка һәм трамплиннар белән җиһазландырылган бассейн да бар. Бу исә аренага йөзү, суга сикерү, синхрон йөзү, су тубы буенча халыкара дәрәҗәдәге ярышлар үткәрергә мөмкинлек бирә.