Лотфулла Шәфигуллин икътисадны торгызу буенча «Бердәм Россия» эшче төркемен җитәкли

РФ Президенты Владимир Путин илдә эшлекле тормышны нормальләштерү, россиялеләрнең керемнәрен арттыру һәм икътисадны үстерү буенча гомум илкүләм план әзерләүне йөкләде.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге эшче төркемен җитәкләде. Эшче төркем эшлекле тормышны нормальләштерү,  коронавирус таралу куркынычы шартларында кешеләрне эш белән тәэмин итү һәм керемле итү буенча тәкъдимнәр әзерләячәк. Бу хакта партиянең төбәк бүлегенең мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

«Эшче төркем составына профильле министрлык һәм ведомство вәкилләре, шулай ук депутатлар — икътисад белән бәйле Дума комитетлары вәкилләре керде», — диелә хәбәрдә.

Төбәк эшче төркеме илдә эшлекле тормышны нормальләштерү буенча гомум илкүләм планга тәкъдимнәр әзерләү буенча федераль эшче төркем составына керәчәк. Карар РФ Президенты Владимир Путинның тиешле күрсәтмәсе нигезендә кабул ителде.

«Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак хәбәр иткәнчә, тәкъдимнәр әзерләүдә партия белән бергә экспертлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм эшмәкәрләр эшләячәк.