Спикер Фәрит Мөхәммәтшин Пакыстан илчесе белән очрашты

Мөхәммәд Халид Хаттак очрашуда Татарстан белән авыл хуҗалыгы, авыр сәнәгать, вертолетлар төзелеше, энергетика һәм мәгариф өлкәсендә уртак проектларга әзер булуларын белдерде.
(Казан, 12 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Пакыстан Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Мөхәммәд Халид Хаттак белән очрашты. Мөхәммәд Халид Хаттак Татарстанга тәүге тапкыр, республиканың икътисади һәм фәнни-техник потенциалы белән танышу өчен килде.

Мөхәммәд Халид Хаттак Дипломатик академиядә укуын тәмамлаганнан соң, 1979 елда Пакыстан Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегенә эшкә билгеләнә һәм анда 1982 елга кадәр хезмәт итә. Егерме алты елдан соң кабат Мәскәүгә Пакыстан Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе буларак әйләнеп кайта.

Бүген очрашу вакытында спикер Фәрит Мөхәммәтшин Мөхәммәд Халид Хаттакның “безнең Советлар Берлеге, Россия һәм Пакыстан дәүләтләре халыкларының дуслыгы күптәннән бирле килә” дигән бәяләмәсе белән килешүен белдерде. Парламент башлыгы Татарстанның Россиянең икътисади яктан үз-үзен тәэмин итә алырлык субъект булуын, төбәктә нефтехимия, машина төзелеше үсеш алуын билгеләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстан Республикасы Пакыстан белән “Камаз” автомобильләрен җыю буенча хезмәттәшлек итә.

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында Пакыстандагы хәлләр белән даими танышып баруларын һәм, вакытлар үтү белән, авырлыкларның хәл ителәчәгенә ышаныч белдерде.

Парламент башлыгы, икътисади мөнәсәбәтләргә тукталып, илченең Татарстанга сәфәр программасында республика министрлыклары һәм ведомстволары белән очрашулар билгеләнгәнен әйтеп: “Сезнең мөмкинлекләрегез зур”, - диде. Спикер Пакыстан Республикасы һәм Россия Федерациясе арасындагы товар әйләнеше күләменең 500 млн. доллар дәрәҗәсендә булуын, әмма бу күрсәткечнең бик аз икәнлеген ассызыклап үтте. “Сезнең визитыгыз безнең республика белән икътисади хезмәттәшлек юлларын тагын бер кат карауга юнәлтелгән дип саныйбыз”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, илчегә Татарстандагы сәфәре вакытында уңышлар теләп.

Спикер Татарстанда Пакыстаннан килгән 20 студентның югары белем алуын, киләчәктә аларның санын арттыру мөмкинлеге барлыгын билгеләп үтте.

Мөхәммәд Халид Хаттак үз чиратында ТР Дәүләт Советындагы җылы рухта узган очрашу өчен рәхмәт белдерде. “Татарстан Республикасына тәүге тапкыр килү миңа зур рәхәтлек бирә. Сезнең республика безне уртак мәдәни традицияләр, тел үзенчәлекләренең бер төрле булуы бәйли”, - диде илче.

Мөхәммәд Халид Хаттак үз чыгышында Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү юллары турында сөйләп, бигрәк тә авыл хуҗалыгы, авыр сәнәгать, вертолетлар төзелеше, энергетика һәм мәгариф өлкәсендә уртак проектларга әзер булуларын белдерде. Ул Пакыстан студентларын техник, аерым алганда, авиатөзелеш, яңа технологияләр буенча белгечлекләргә укытырга кирәклеген ассызыклап үтте. Пакыстан Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе ике якка да инвестицияләр җәлеп итү зарурлыгын да белдерде. “Безнең максат – икътисад һәм финанслар өлкәсендәге хезмәттәшлекне мөмкин кадәр үстерү”, - диде Мөхәммәд Халид Хаттак.

Фәрит Мөхәммәтшин, очрашуны йомгаклап, Татарстанның товар җитештерүчеләрен ике арадагы мөнәсәбәтләрне тирәнәйтүгә юнәлдерәчәкләрен, ә илченең сәфәре кысаларында республика министрлыкларында узачак сөйләшүләр вакытында кирәк кадәрле мәгълүмат алырга мөмкин булачагын белдерде.