Кукмарада яшәүче гаилә йөздән артык битлек тегеп өләшкән

Саклагыч битлекләргә сорау зур.

(Кукмара, 12 апрель, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәлахетдинова). Кукмарада яшәүче Сафиннар гаиләсе үз-үзеңне изоляцияләү вакытын бушка уздырмый: саклагыч битлекләр тегә. Шушы көннәрдә алар районның хокук сагында торучыларга да бушлай 20 данә күп тапкыр файдаланыла торган битлекләр тегеп биргән.

«Битлекләр киҗе мамык һәм трикотаж тукымадан тегелгән. Бик уңайлы. Безнең әлеге гаиләгә рәхмәтебез зур», — ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев.

Гаилә башлыгының сүзләренчә, алар битлекләрне гаиләләре белән тегәләр.

«Үз-үзеңне изоляцияләү режмын файдалы итеп уздырырга булдык: гаиләбез белән саклагыч битлекләр тегәбез. Кемдер кисә, ә кемдер тегә, керешләр куя. Битлекләрне өлкән яшьтәге кешеләргә бушлай да өләштек, полиция хезмәткәрләренә дә кечкенә генә булса да бүләк ясадык. Заказларыбыз да бик күп», — ди Айрат Сафин.