ТР Дәүләт Советы депутатлары РФ Конституциясенә төзәтмәләр турындагы законны хуплады

Шул хактагы карар алтынчы чакырылыш республика парламентының сигезенче утырышында кабул ителде.

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Дәүләт Советы депутатлары алтынчы чакырылыш республика парламентының сигезенче утырышында «Ачык хакимият эшчәнлеге һәм аны оештыруның аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү хакында» РФ Конституциясенә төзәтмәләр турындагы закон проектын хуплады. Депутатларның 79,5 проценты законны хуплау турындагы карарны яклап тавыш бирде.

«Әлеге карар ул кабул ителгән көннән үз көченә керә», - дип игълан итте Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Тулаем алганда, төзәтмәләр турындагы канунны төбәкләрдәге закон чыгару җыеннарының ким дигәндә өчтән икесе хупларга тиеш. Чукот автономияле округы, Чиләбе, Төмән өлкәләре, Байкал арты крае, Еврей автономияле округы, Башкортстан, Удмуртия республикалары һәм федерациянең башка субъектлары законны хуплап чыкты инде.

Моннан тыш, депутатлар РФ Президенты Владимир Путинга илнең федераль төзелеше, тел сәясәте һ.б. мәсьәләләргә карата үз фикерен чагылдырган мөрәҗәгать юлларга карар кылды.