Россиянең федераль төзелеше буенча ТР мәнфәгатьләре турында Путинга хәбәр итәчәкләр

«Бердәм Россия» фракциясе ил Президентына мөрәҗәгать әзерли.

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Дәүләт Советының «Бердәм Россия» фракциясе депутатлары Россия Президенты Владимир Путинга илнең федераль төзелеше, тел сәясәте һ.б. мәсьәләләргә карата үз фикерен чагылдырган мөрәҗәгать юллаячак. ТР Дәүләт Советы депутаты Алексей Созинов алтынчы чакырылыш республика парламентының сигезенче утырышында белдергәнчә, мөрәҗәгать тексты әзерләү турында карар кабул ителгән.

«Бу ил Президентына мөрәҗәгать, Конституциядә федерализм, гражданнарның телгә, мәдәнияткә (һ.б.) хокукларын саклау җәһәтеннән безнең фикерләрне чагылдырган аерым сорау булачак. Без илдә хакимиятнең барлык тармакларында һәм барлык дәрәҗәләрдә бөтен нормаларның үтәлеше гарантияләнүен көтәргә хаклы», - дип искәртте Созинов.

Шул ук вакытта, «Бердәм Россия» фракциясе депутатлары РФ Конституциясенә төзәтмәләр турындагы федераль законны хупларга карар кылды. Илнең Төп законына төзәтмә 41нче маддәгә үзгәрешләр кертә. Моннан тыш, РФ Конституциясен биш яңа маддә белән тулыландырырга тәкъдим ителә.

Төбәкләрдәге закон чыгару җыеннарының ким дигәндә өчтән икесе Конституциягә төзәтмәләр турындагы законны хупларга тиеш. Шуннан соң россиялеләр илнең Төп законындагы үзгәрешләрне яклап яки аларга каршы тавыш бирәчәк. Гомумроссия тавыш бирү көне 2020 елның 22 апрелендә узар дип көтелә, диде ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.

Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар Борис Менделевич һәм Айрат Фәррахов Конституциягә төзәтмәләр турында үз фикерен белдергән иде инде.