Депутат Андрей Кондратьевның вәкаләтләрен туктатуны Дәүләт Советы караячак

Казанда алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының сигезенче утырышы узачак.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Бүген Казанда алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышы узачак. Анда республика парламенты депутаты Андрей Кондратьевның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату каралачак.

5 мартта узган Дәүләт Советы президиумы утырышында парламентарийлар көн тәртибенә 12 мәсьәлә куйды, шул исәптән биш республика законы проекты һәм бер федераль закон проекты бар.

Беренче укылышта өч закон проектын карау планлаштырыла. Алар «Татарстанда шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында», «Татарстанда сәнәгать сәясәте турында», «Җир асты байлыклары турында» законнарына үзгәрешләр кертүгә кагыла.

Икенче укылышка гамәлдәге республика законнарындагы үзгәрешләр белән бәйле ике закон проекты әзерләнгән. Шуларның берсе Татарстанның аерым закон актларына, ә икенчесе Гаилә кодексына һәм «Мәгариф турында»Татарстан Законына үзгәрешләр кертә.

«Утырышта депутатлар 2019 елда Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге турында доклад, ә хөкүмәт сәгате вакытында республикада пенсионерларны социаль яклау һәм аларга ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат тыңлаячак», — дип сөйләде парламент президиумы утырышында ТР Дәүләт Советы Сәркатибе Лилия Маврина.

Алдарак «Татар-информ», Россия Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Андрей Кондратьевны хәлиткеч тавыш бирү хокукы белән республика Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы итеп билгеләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллаячак дип хәбәр иткән иде.

«Бердәм Россия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев, Татарстан Үзәк сайлау комитеты рәисе итеп сайланган очракта, партиядә әгъзалыкны туктатачак.