Артур Абдулҗанов: Яңартылган Конституция Россия халыкларын берләштерәчәк

ТР Дәүләт Советы депутатлары илнең Төп законына үзгәрешләр кертү турындагы законны тикшерә.

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). ТР Дәүләт Советы депутаты Артур Абдулҗанов алтынчы чакырылыш Татарстан парламентының сигезенче утырышында, яңа заманның чынбарлыгын һәм булган перспективаларны исәпкә алып, РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында белдерде.

«Минем фикеремчә, яңартылган Конституция, социаль хәле, милләте, дини карашлары нинди булуга да карамастан, Россия гражданнарын берләштерәчәк. Төп законга үзгәрешләр кертүнең әһәмияте дә шунда. Арба кузгалып китте, инде чигенер урын юк», - дип искәртте парламентарий.

Шул ук вакытта, Абдулҗанов Конституциягә төзәтмәләрне кабул итү барышында килеп туарга мөмкин булган проблемаларны атады.

«Башкарма хакимият һаман да йомшак урыннарның берсе булып кала. Социаль, сәяси, икътисади тормышка ничек үзгәреш кертергә? Башкарма хакимият структуралары, ведомство һәм министрлыклар әлеге мәсьәләне хәл итәргә әзерме? Минем фикеремчә, барлык төзәтмәләрнең үтәлешенә катгый контроль булдырырга кирәк», - дип белдерде.

«Татар-информ» агентлыгы РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын тикшерү алтынчы чакырылыш Татарстан парламентының сигезенче утырышында көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе булуы хакында хәбәр иткән иде инде.