ТР ДСның дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында сөйләште

Закон проектында сайлаучыларның һәм референдумда катнашучыларның таныклыклар алу срогы ачыкланган

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Бүген ТР ДСның дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышынңда депутатлар “ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү һәм ТРның референдумнар турында закон чыгару актлары турында”гы ТР Законы проектын карадылар.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Каменькова билгеләп үткәнчә, закон проектының максаты – ТР Сайлау кодексын федераль закон белән тәңгәлләштерү.

Документ нигезендә сайлау комиссияләрен ачык стационарлар һәм күчереп йөри алырлык әрҗәләр белән тәэмин итү, шулай ук территориаль һәм участок сайлау комиссияләрендә учеттан төшерү таныклыкларын бирү срогын киметү тәкъдим ителә.

Сайлауларга бәйле эшчәнлек “РФ гражданнарының сайлау хокуклары гарантияләре һәм референдумнарда катнашу хокукы турында”гы ФЗ нигезендә оештырыла. Сайлауларга әзерлек һәм аларны уздыру эше комиссияләр тарафыннан расланган тиешле бюджет нигезендә башкарыла.

Закон проектында сайлаучыларның һәм референдумда катнашучыларның учеттан төшерү таныклыкларын алу срогы ачыкланган: территориаль комиссиядә аны тавыш бирү көненә кадәр 45-10 көн алдан алып була, участок комиссиясендә – 9 һәм аннан әзрәк көн калганда.

ТР ДСның дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты закон проектын беренче укылышта кабул итүгә тәкъдим ителгән. Ләкин Валентина Каменькова икенче укылышка үзгәрешләр тәкъдим ителә алуын белдерде.

Ул 2014 нче елда ТР Дәүләт Советы депутатлары сайлауларын уздыруга бәйле мәсьәләдә сөйләгәндә, закон чыгару базасы тулысынча 2014 нче елның май-июнендә формалашырга тиешлеген әйтте.

Моннан тыш, бүген комитет утырышында кайбер республика һәм федераль законнарның проектлары, төбәкләрнең закон чыгару инициативалары, комитетның 2014 нче елның 2 нче кварталына эш планы сөйләшенде.