news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советында 35 укучыга Россия паспортлары тапшырды

Россия гражданинының төп документын укуда, җәмәгать тормышында, спортта уңышларга ирешкән, төрле конкурсларда җиңгән яшь татарстанлылар алды.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген яшь татарстанлыларга паспортлар тапшырды. Россия гражданинының төп документын республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 35 укучы алды.

Парламентта Россия паспортларын тапшыру күркәм традициягә әверелде. Ел саен биредә укуда, җәмәгать тормышында актив катнашкан, төрле олимпиадаларда, конкурсларда һәм спорт ярышларында җиңүче булган Татарстан укучылары җыела.

«Без 14 яше тулган иң яхшы, уңышлы, актив татарстанлыларны Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраганда тантаналы шартларда паспорт тапшыру өчен чакырдык. Россия Федерациясе гражданнары буларак, сез республика тормышында тагын да активрак катнашу һәм карарлар кабул итү өчен җаваплырак булу хокукларын аласыз», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы республикада яшьләр өчен күп нәрсә эшләнүен, шул исәптән гармонияле үсеш өчен шартлар тудырылуын әйтте. Ул шулай ук укучыларга киләчәктә югары яки урта һөнәри белем алу өчен булачак һөнәрләрен ачыклауларын, «әйдәп баручы инженер, табиб, педагог» булуларын теләде.

  • Парламентта беренче тапкыр җиде ел элек Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшырылды. Ул вакытта документларны 25 татарстанлы алган иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100