“Татар-информ” агентлыгы сайтында – РФ Президентының Федераль җыенга юлламасының туры трансляциясе

Трансляции 12 сәгатьтә башлана

 (Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). 12 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга еллык юллама белән чыгыш ясый. Анда илдәге сәяси һәм социаль-икътисади вәзгыятькә анализ ясау, РФның үсеш бурычларын билгеләү көтелә.
Трансляцияне федераль телеканналларда һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында карарга һәм тыңларга мөмкин. Трансляции 12 сәгатьтә башлана.