Минтимер Шәймиев: “Милли сәясәт белән бәйле закон проектлары әзерләнгәндә, фикер алышуда милли республика вәкилләре дә катнашырга тиеш”

Моның өчен махсус совет булдырылырга тиеш, дип саный ТР Дәүләт киңәшчесе

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, кичә Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путинның аны сайлау кампаниясе чорында актив яклаучы ышанычлы вәкилләре белән очрашуында, милли сәясәт белән бәйле мөһим тәкъдим керткән. Аның фикеренчә, киләчәктә закон проектлары кабул ителгәндә генә түгел, әзерлек барышында яки төзәтмәләр кертелгән вакытта, милли республика вәкилләренең сүзләренә дә колак салу нисбәтеннән, милли мәнфәгатьләрне яклаучы совет булдыру зур әһәмияткә ия. Бүген Минтимер Шәймиев бу хакта Казан Кремлендә журналистлар белән узган матбугат очрашуында белдерде.
“Мин Россия Президентының ышанычлы вәкилләре белән очрашуына шушы сорау белән махсус әзерләнеп барган идем. Милли сәясәт, мәгариф темасы Татарстан өчен һәрвакыт өстенлекле булды”, - дип башлады сүзен Дәүләт киңәшчесе. Ул искәртеп үткәнчә, федераль Мәгариф министрлыгы белән Андрей Фурсенко җитәкчелек иткән чорда, белем бирү стандартлары кабул ителгән вакытта ук республика милли мәнфәгатьләрне катгый, әмма цивилизацияле формада яклап килде.
 Минтимер Шәймиев фикеренчә, туган телләрне өйрәнү мәсьәләсендә федераль законга төзәтмәләр кертеләчәк. “Мин шундый тәкъдим керттем: киләчәктә мәгариф, мәдәнияткә кагылышлы закон проектлары әзерләнгән, төзәтелгән яки кабул ителгән вакытта, фикер алышу барышында милли республика вәкилләренең дә катнашуын тәэмин итү йөзеннән махсус совет булдыру зарур. Аның эш тәртибе әле тәгаенләнмәгән, эш формасын уйлап бетереп, карауга тапшырачакбыз. Закон кабул итү барышында дискуссияләр озакка сузылса да, мондый эш алымы, аңлашылмаучанлыкларны юкка чыгарып, төрле милләтләргә кагылышлы күп кенә проблемаларны цивилизацияле юл белән хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк”, – дип ассызыклый Дәүләт киңәшчесе.
 Ул тарихка күз салып, СССР Югары Советында элек төрле милләтләрнең мәнфәгатьләрен яктыртучы Милләтләр палатасы эшләвен искәртеп үтте. “Дәүләт Думасында гади тавыш бирү юлы белән генә милли республика мәнфәгатьләрен яклап калып булмаячак, шуңа күрә милләтләр белән эшләүче махсус структура булдырырга кирәк”, - дип басым ясады Минтимер Шәймиев.
 Аның фикеренчә, социаль-икътисади мәсьәләләргә кагылышлы закон проектларын милли республика булу-булмауга бәйсез рәвештә дә кабул итеп булса, мәгариф, мәдәният мәсьәләләре бөтенләй башка мөнәсәбәт таләп итә.
 “Милләт мәсьәләсе – Президент эше. Миллион төрле карарлар кабул ителсә дә, Президентның аңлавы, аның дөрес карашы булмыйча торып, үзе бу мәсьәләне хәл итүгә алынмыйча, нәтиҗәле карарга ирешү мөмкин түгел”, - дип белдергән Минтимер Шәймиев Владимир Путин белән очрашуда. 
 РФ Президентының ышанычлы вәкиле Илшат Гафуров шулай ук, Минтимер Шәймиевнең шушы сораулар буенча карарлар кабул итүче җаваплылык үзәге булырга тиеш, дигән фикерен җөпләде.