Минтимер Шәймиев: “Ирекле режимда фикер белдерү мөмкинлеге тудырылуы белән, бу очрашу зур канәгатьлек хисе уятты”

“Ихтыяҗ туганда, төбәкләрдәге халыкны борчыган сораулар ышанычлы вәкилләр исеменнән РФ Президентына барып ирешергә тиеш”, - дип саный Минтимер Шәймиев

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Билгеле булганча, 9 һәм 10 нчы декабрь көннәрендә Мәскәүдә, РФ Президентының Федераль Җыенга Еллык Юлламасы белән мөрәҗәгате алдыннан, Илбашы Владимир Путин үзенең ышанычлы вәкиләре белән очрашты. Бүген Казан Кремлендә РФ Президентының ышанычлы вәкилләре – ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашында очрашу нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узды.
Минтимер Шәймиев искәртеп үткәнчә, очрашуда Владимир Путинның 500 дән артык ышанычлы вәкиле катнашкан. Очрашу РФ Президент Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, барлык министрлар катнашында үткән. “Россия Президентына мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр күп булды. Ышанычлы вәкилләр үз төбәкләреннән үзләрен борчыган сораулар белән килгән иде. Ирекле режимда фикер белдерү мөмкинлеге тудырылуы белән, бу очрашу зур канәгатьлек хисе уятты”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Дәүләт киңәшчесе ассызыклап узганча, Президентның ышанычлы вәкилләре белән мондый очрашулар ким дигәндә елына ике тапкыр даими үткәрелеп киләчәк. Аның әйтүенчә, алар нәтиҗәсендә үзара аңлашу һәм төрле эш формалары хасил була. “Ихтыяҗ туганда, төбәкләрдәге халыкны борчыган сораулар ышанычлы вәкилләр исеменнән РФ Президентына барып ирешергә тиеш”, - дип саный Минтимер Шәймиев.
Дәүләт киңәшчесе билгеләп узганча, коррупциягә каршы көрәш, ТКХ хезмәтләренә тарифлар һәм башка күпсанлы сораулар арасында авиация үсешенә кагылышлысы да булган. Владимир Путин бу мәсьәлә буенча: “Без инде бу өлкәдә күп югалттык. Бүтән югалтулар булмаска тиеш”, - дип ассызыклаган.