Казанда “Кеше һәм гражданинның конституцион хокуклары һәм вазыйфалары” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

ТРның барлык муниципаль берәмлекләреннән 1-11 сыйныфларда белем алучы 34 мең укучы иң яхшы рәсем, эссе, агитплакат, стенгазета конкурсында катнашты

  (Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Екатерина Виславская). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Кеше һәм гражданинның конституцион хокуклары һәм вазыйфалары” бәйгесендә җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Бу чараны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Ул парламент дәресләре турында сөйләде: “Безнең инициативаны Мәгариф һәм фән министрлыгы, шәһәр һәм республика районнары укытучылар хуплавына шатбыз. Ә иң мөһиме бу дәресләрнең өлкән сыйныфларда гына түгел, ә түбән сыйныфларда да узуы шаккаттырды”.
Конкурс 4 номинациядә узды: 1-4 сыйныф укучылар арасында рәсем ясау, 5-9 сыйныфлар арасында стенгазета һәм агитплакатлар, 10-11 сыйныфлар арасында баланың конституцион хокукларына бәйле ирекле темага эссе.
“Беренчедән, белем дәрәҗәсенә, икенчедән, карандаш белән идарә итү осталыгына һәм өченчедән, укучыларның фикерләү тирәнлегенә шаккатырлык”, дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Республика конкурсында муниципаль берәмлекләрдән 1-11 сыйныфларда белем алучы 34 мең укучы катнашты. Шулай итеп, республика парламенты бинасында Татарстанның төрле районнарыннан балалар җыелды. Аларның күбесе ярышларда беренче тапкыр гына катнашмый, чөнки “Парламент дәресләре” 2009 елдан бирле даими үткәрелә. Балалар өчен Татарстанның закон чыгару йорты буенча экскурсия үткәрелде, алар утырышлар залында, музейда һәм китапханәдә булды.
“Конкурс кеше хокуклары һәм вазыйфасы өлкәсендә белемнәрне арттыру мөмкинлеге бирде. Бу конкурста катнашу кызыклы, узган ел икенче урынны алган идем, быел – лауреат”, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Теләче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Фирдүс Габдрахманов.
Аннары җиңүчеләрне бүләкләделәр. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы Рәисенең урынбасары Римма Ратникова, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, ТР Конституция суды рәисе Виктор Демидов җиңүчеләргә һәм лауреатларга, дипломнар, Рәхмәт хатлары, энциклопедияләр һәм Татарстан Конституциясен тапшырды. Моннан тыш, алар “Парламент дәресләре” үткәрү буенча методик белешмәләр әзерләгән укытучыларны да бүләкләделәр.