АКШта Дмитрий Медведевны яхшы беләләр һәм адекват кабул итәләр

АКШта Дмитрий Медведевны яхшы беләләр һәм адекват кабул итәләр

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). Дүшәмбе көнне дүрт партия Президент постына кандидат итеп күрсәткән РФ беренче вице-премьеры Дмитрий Медведевны Кушма Штатларда яхшы беләләр һәм адекват кабул итәләр, дип белдерде “Новости” РИАна Heritage Foundation Россия, Евразия һәм халыкара икътисади куркынычсызлык буенча әйдәп баручы эксперт Ариэль Коэн.

“Аның белән күп мәртәбәләр сөйләшүләр алып барылды. Ул Буш белән сөйләшүләр барышында иң югары дәрәҗәдә Президент Путинның вәкиле булды, аны шактый яхшы беләләр һәм бик адекват кабул итәләр”, - диде Коэн.

Аның сүзләренчә, Россия-Америка көн тәртибе “бик катлаулы һәм Россияне кем җитәкләүгә карамастан, аның өстендә эшләү зарур”. “Вашингтонда ике партиядән дә күпчелек Россиянең булачак лидеры белән эшләп булыр дигән ышаныч белдерә”, - диде эксперт.

Шул ук вакытта ул РФ беренче вице-премьеры Дмитрий Медведевны Президент постына кандидат итеп күрсәтү берничә ай дәвам иткән имеш-мимешләргә нокта куйды, дип билгеләп үтте.

“Медведев кандидатурасын күрсәтү Путинның киләчәктә күп еллар Россия сәясәтендә зур роль уйнаячагы хакында сөйли. Медведев көч структураларында этәргеч көчләре булмаган кеше буларак кабул ителә, шуңа күрә аңа Путин ярдәме кирәк булачак. Ә Путин, әлбәттә, хәзерге вакытта сүз барган милли лидер ролен уйный алачак”, - диде Коэн.

Аның фикеренчә, Медведев кандидатурасын күрсәтү шулай ук “көч структуралары төркемнәре белән килешүләрнең тәмамланганын” дәлилли. “Көч структуралары Путинның калуын теләде. Әлеге төркемнәр Россиядә Америкага каршы декларацияләр һәм сәясәт яклы. Әлбәттә, бу төркемнәрнең йогынтысы югалмаячак, чөнки Путин да, Медведев та аларның ярдәменә бәйле”, - дип белдерде эксперт.

Дмитрий Медведевның Владимир Путиннан соң Россия Президенты булу шанслары турындагы сорауга җавап биреп, Коэн бу хакта сөйләргә иртәрәк әле, дип белдерде. Шул ук вакытта ул Россиядә “элек-электән артык либераль яки артык йомшак лидерларны яратмыйлар”, дигән фикерен белдерде.

“Россия Президенты вазифасында уңышка ирешү өчен Медведевка үзен ни рәвешле тотарга дигән сорау туа. Бу сорауга җавапны күрербез”, - диде ул.