Песков: Путинның «Көнчыгыш»тагы урлау турында сүзе «Казан» оешмасына кагылмый

Дәүләт башлыгының дәгъвалары космодром төзелешенең алдагы чорына карый, дип аңлатты аның матбугат сәркатибе.
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путинның «Көнчыгыш» космодромын төзегәндәге урлаулар турындагы сүзләре «Казан» производство-төзелеш оешмасына кагылмый, дип белдерде дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.Бүген Россия Президенты Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. Анда космодром төзегәндә, урлашулар турында дистәләгән җинаять эшләренә карамастан, йөзләрчә миллион сум акча урлауларын әйтте. Путинның дәгъвалары комплексның алдагы эш чорына кагыла, дип аңлатты Песков. Утырышта күп акча - берничә триллион сумның илкүләм проектлар кысаларында җиһазлар сатып алуга бүлеп бирелгәнлеге әйтелде.«Дәүләт тарафыннан бүлеп бирелә торган акчалар, беренче чиратта, нәкъ менә безнең икътисад файдасына булсын иде, алар чит ил дәүләтләренә икътисад ярдәме буларак файдаланылмасын, бу бик мөһим. Бу мөмкин булган урыннарда, киресенчә, әлеге акчалар көндәшлеккә сәләтле яңа җитештерүләр булдыруга ярдәм итәргә тиеш», -  дип аңлатты Песков.Песков сүзләренчә, «Көнчыгыш» төзелеше барышында 11 млрд сум акча урланган, аларның 3,5 млрд сумын кире кайтара алганнар. Урлашу эшләре буенча 32 кешене хөкем иткәннәр, тагын биш җинаять эше буенча тикшерү алып барыла.