Татарстанда "Бердәм Россия" партиясе туган көнендә Гражданнарны бердәм кабул итү көне узачак

12 ноябрьдә Казанда акциягә әзерлек һәм үткәрү мәсьәләләре буенча селектор киңәшмәсе узачак

 (Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 1 декабрьдә, "Бердәм Россия" партиясе туган көнендә, Гражданнарны бердәм кабул итү көне узачак, дип хәбәр итә "Бердәм Россия" БСП ТТБ.

Бүген партиянең төбәк сәяси советы утырышында 1 декабрьдә бөтен Россия буенча Гражданнарны бердәм кабул итү көне узачагы турында мәгълүмат белдерелде. Партия рәисе Дмитрий Медведевның барлык төбәк һәм җирле җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә дә гражданнарны кабул итәчәкләр.

Татарстан җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Татьяна Воропаева ассызыклаганча, бу акцияне үткәрү турындагы карар, агымдагы елның 3 ноябрендә, партиянең Генераль советы Президиумында кабул ителгән.
Бу акция "Бердәм Россия"нең туган көне хөрмәтенә үткәрелә. Аның төп максаты - төбәк һәм муниципаль аппаратларның партия структуралары эше нәтиҗәлелеген күтәрү, гражданин җәмәгать кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать иткән проблеманы хәл итү чараларын кабул итү.

12 ноябрьдә Казанда акциягә әзерлек һәм үткәрү мәсьәләләре буенча селектор киңәшмәсе узачак.