Түбән Каманың элеккеге мэры Айдар Метшин үзенең яңа эш урынын күрсәтте

Россия парламенты түбән палатасының яңа составы эшли башлаганчы, Айдар Метшин коронавируска тест тапшырды.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның Түбән Кама районының элеккеге башлыгы һәм Түбән Кама мэры Айдар Метшин үзенең яңа эш урынын күрсәтте. Иртәгә, 12 октябрьдә, VIII чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының беренче пленар утырышы булачак.

«Бүген ял көне булуга карамастан, бездә VIII чакырылыш РФ Дәүләт Думасының беренче пленар утырышына әзерлек бара. Бу минем яңа эш урыны! Бүген безне электрон система эше белән таныштырдылар», — дип язды Метшин.

«Синең уйлавың буенча катлаулырак бурыч бугай», — дип җавап бирде Түбән Каманың мактаулы гражданины нефтьче Хәмзә Баһманов.

«Яңа казанышлар!» — дип язган кулланучы salakhova4428. «Сезгә яңа урын бик килешә!» — дип искәрткән smoliakovalife.

Россия парламенты түбән палатасының яңа составы эшли башлаганчы, Айдар Метшин коронавируска тест тапшырды. «Барлык катнашучылар өчен дә коронавирус йогышы булмауга тест узу мәҗбүри. Мин ПЦР-тест тапшырдым һәм беренче пленар утырышка әзерләнәм», — дип хәбәр итте РФ Дәүләт Думасы депутаты.