Гыйльметдинов: Балаларны көчләгән өчен амнистия булырга тиеш түгел

Үлем җәзасын кертү мәсьәләсе турында фикер алышырга кирәк, дип саный Илдар Гыйльметдинов.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Балаларны көчләүдән саклау өчен Россиядә гамәлдәге законнарны анализларга һәм катгый чаралар күрергә кирәк. Мисал өчен, педофиллар өчен амнистияне тыярга. РФ Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты башлыгы Илдар Гыйльметдинов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә шундый фикер әйтте.

«Педофилларга карата безнең законнарга анализ ясап, булган барлык катгый чараларны кулланырга кирәк. Мин катгыйландыру турында закон проектының авторы булдым, мондый җинаятьчеләр өчен амнистия булырга тиеш түгел дип уйлыйм», - диде Илдар Гыйльметдинов.

Үлем җәзасын кертү мәсьәләсе алга таба фикер алышуны таләп итә, дип саный депутат.

«Без үлем җәзасы темасын берничә тапкыр тикшердек, ләкин, беренчедән, без халыкара йөкләмәләргә ия, бу этапта аңа мораторий салынган. Икенчедән, суд практикасында гаепләнгән кешенең еллар узгач, гаепле булмавы һәм җинаятькә катнашы юклыгы ачыклана», — дип сөйләде ул.

Искәртеп узабыз, элегрәк Саратовта тугыз яшьлек кыз үтерелгән иде, ә шәһәр халкы үтерүчене үзләре җәзаламакчы булган..