Парламентның икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты киләсе ел бюджет планын карый

Көн тәртибенә 12 мәсьәлә чыгарылачак.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Иртәгә, 12 октябрьдә, 10.00 сәгатьтә Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының чираттагы утырышы була.

Көн тәртибенә 12 мәсьәлә чыгарылачак. Алар арасында “Татарстан Республикасының 2018 елга һәм 2019-2020 елларга план өлешенә бюджет турында”гы канун проекты, “Татарстан Республикасы территориясендә җиңел машиналы таксилар белән пассажирларны һәм багажларны күчереп йөртү турында”гы (77-ЗРТ) Татарстан Республикасы  канунының үтәлеше хакында закон проекты, “Татарстан Республикасының сәүдә-сәнәгать палатасы турында”гы 375-5 нче номерлы ТР кануны хакындагы закон проекты һәм башка проектлар бар.