Мамадышта “Бердәм Россия” көне” уза

Бердәмроссияле-депутатлар сайлаучыларга законнар чыгару эшчәнлеге хакында мәгълүмат бирә.
(Мамадыш, 11 октябрь, “Татар-информ”, Алия Сабирова). Бүген Мамадыш муниципаль районында “Бердәм Россия” көне” акциясе уза. Очрашу барышында барлык дәрәҗәдәге бердәмроссияле-депутатлар законнар чыгару эшчәнлеге турында сөйли, урыннардагы эшләр торышы белән таныша, үз сайлаучыларыннан дөрес мәгълүмат ала.

Акциядә РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутатлар, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, РФ Пенсия фондының ТР бүлеге белгечләре, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре катнаша.

Бүген иртән-иртүк Мамадышның үзәк мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе ачылды. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, партиянең Мамадыш җирле бүлеге сәяси советы сәркатибе, Мамадыш муниципаль районы Советы рәисе Рөстәм Кәлимуллин, Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы депутатлары ярминкәдә булып, авыл халкы белән аралашты.

ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Чыңгыз Мәхмүтов акция кысаларында Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, районның социаль яклау хезмәте һәм пенсия фонды хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу барышында көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде. Чыңгыз Мәхмүтов сүзләренчә, мондый чараларын уздыру республикада барган вакыйгаларның асылын аңларга һәм авылдагы проблемалар белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә. Агентлык хәбәрчесенә белдергәнчә, очрашу нәтиҗәләре буенча киңәшмә уздырылачак. Анда барлык тәкъдимнәр һәм теләкләр җитәкчелеккә җиткереләчәк.
Бүген шулай ук бердәмроссияле депутатлар Мамадыш районының төрел зоналары халык белән очрашты. Аерым алганда, Шәдче зонасы халкы белән ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев очрашты, Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты рәисе Җәмил Яһүдин Тәкәнеш зонасы кешеләре белән очрашты. “Бердәм Россия” БСП ТТБ сәяси советы сәркатибе урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова Урта Кирмән авылында халык белән очрашты.