Кондратьев: Участокларда куркынычсызлык чаралары – сайлау системасында ноу-хау

Участокларда Covid-19 инфекциясе таралуын булдырмас өчен кирәкле барлык куркынычсызлык чаралары да үтәлгән.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда сайлау участоклары - иң куркынычсыз урын. Анда Covid-19 инфекциясе таралуын булдырмас өчен кирәкле барлык куркынычсызлык чаралары да каралган. Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүмат үзәге эфирында республика Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев сөйләде.

«Без Роспотребнадзор органнары, Сәламәтлек саклау министрлыгы, хокук саклау органнары белән бергә эшлибез. Алар бу процесста катнашты инде. Хәтта оппонентлар да Гомумроссия тавыш бирүдә без булдырган һәм эшләгән чаралар - безнең ил сайлау системасында ноу-хау, дип белдерә», - диде ул.

Участокка керү юлында сайлаучыларның температураларын үлчиләр, бушлай битлекләр һәм перчаткалар бирәләр. Участокларда дезинфекцияли торган келәмнәр  куелган.

Моннан тыш, сайлау комиссияләренең барлык әгъзаларын иминиятләштерергә дигән карар кабул ителде. «Бу бик җитди социаль һәм мораль чара», – дип искәртте Кондратьев.