news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзәк сайлау комиссиясе кандидатлар арасында бушлай эфир вакыты өчен жирәбә уйнатты

Кандидатларга 600 минут бушлай эфир вакыты биреләчәк.

Үзәк сайлау комиссиясе кандидатлар арасында бушлай эфир вакыты өчен жирәбә уйнатты
Владимир Васильев

(Казан, 11 август, Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе бүген өч сайлау кампаниясе буенча теркәлгән кандидатлар арасында бушлай эфир вакытына жирәбә салу үткәрде. Аерым алганда, ТР Президентын, 28нче Түбән Кама бер мандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Думасы депутатын һәм 37нче Алабуга бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар буенча иде.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, Татарстан Президентын сайлауларда 13 канал — алты телеканал һәм җиде радиоканал чыгара торган дүрт телерадиотапшырулар оешмасы бушлай эфир вакыты бирәчәк, дип сөйләде. Дәүләт Думасы депутатына өстәмә сайлауларда — җиде каналда (биш телеканал һәм ике радиоканал) дүрт телерадиотапшырулар оешмасы, ТР Дәүләт Советы депутатына өстәмә сайлауларда — биш каналда ике телерадиотапшырулар оешмасы бушлай эфир вакыты бирә.

«Сайлау кампаниясе актив фазадан яшен тизлегендә финиш сызыгына күчә, ул массакүләм мәгълүмат чараларында агитация эше белән башланып китә, — диде Кондратьев. — Иң мөһиме — сайлауларның куркынычсыз һәм уңайлы узуы. Моңа сайлау кампаниясенең ачыклыгы һәм легитимлыгы өстәлә».

Ул массакүләм мәгълүмат чараларында агитация 15 августтан башланачак, диде. Сайлаулар 11, 12 һәм 13 сентябрьдә узачак.

«Сайлауларның өч категориясе буенча кандидатларга барлыгы 600 минут биреләчәк. Вакытның иң күп өлешен Президент кампаниясенә бүлеп бирәчәкбез», — диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100