Төркиянең Казандагы Генераль консулы вазифаларыннан китә

Әхмәт Садыйк Доган бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдерде.
(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә вазифаларыннан китүен белдерде.“Әлеге пресс-конференциядә минем сезнең белән саубуллашасым килә. Минем Казандагы вәкаләтләрем вакыты тәмамланды. Берничә атна эчендә мин кире Төркиягә кайтам. Бу сезнең өчен менә шундый сюрприз. Мин киләсе генераль консулларның да Россия-Төркия генә түгел, Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләре үсешенә дә үз өлешләрен кертәчәкләренә ышанам”, - диде ул. Әхмәт Садыйк Доган Төркиянең Казандагы Генераль консулы вазифаларын 2018 елның 15 гыйнварыннан башкарды.