Татарстанда президентлык статусын саклап калу турында мөрәҗәгать иттек — Ф.Мөхәммәтшин

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларның Россия Президентына мөрәҗәгате буенча аңлатма бирде.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Татарстан Дәүләт Советының 30 нчы утырышында депутат Николай Рыбушкин закон чыгару органы вәкилләренә Россия Президенты Владимир Путинга булган мөрәҗәгатьне җиткерде. Әлеге мөрәҗәгатьне парламентның 26 депутаты имзалаган.
Бу уңайдан матбугат конференциясе вакытында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга аңлатма бирде.

"Россия Президентына юллау һәм массакүләм мәгълүмат чараларында бастыру өчен, әлеге мөрәҗәгатьне мин имзалячакмын. Шикләнүләр калмасын. Аны, һичшиксез, ил җитәкчелегенә юлларга кирәк. Дәүләт Советы мөрәҗәгатьне бертавыштан кабул итте, 83 депутат моның өчен тавыш бирде. (Татарстан парламентында 100 депутат исәпләнә, бүгенге сессиядә шуларның 83 се катнашты — Л.Л.). Мөрәҗәгать текстында депутатлар Россия Президенты Владимир Путинга гамәлдә булган Шартнамә өчен рәхмәт җиткерде. Ул илдә дә, Татарстанда да тотрыклылык булдырды. Моннан тыш, Владимир Владимировичка федераль закон нигезендә бу Килешүне керткәне өчен рәхмәт белдерелә. Шартнамә Татарстан территиориясендә, барлык структураларда, шул исәптән федераль структураларда да мәҗбүригә әйләнде”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламен Рәисе билгеләп үткәнчә, мөрәҗәгать текстында депутатларның теләкләре юлланылган һәм бу Шартнамәнең бик мөһимлеге ассызыкланган.

“Без Президентка Татарстан Республикасында президентлык статусын саклап калырга һәм республика җитәкчелеген ничек атау вәкаләтлеген субъектка тапшыруын сорап мөрәҗәгать иттек. Моның өчен. бәлки, махсус комиссия булдыру да кирәктер. Шул хакта мөрәҗәгатьтә дә яздык. Безнең республика Конституциясенең һәм аның кайбер матдәләре гамәлдә булсын өчен, хокукый чишелешләр эзләү кирәк. Бу - бүген генә башкарылган эш түгел”, - дип аңлатма бирде Фәрит Мөхәммәтшин, журналистлар сорауларына җавап итеп.

Аның сүзләренчә, әлеге мәсьәлә буенча Россиянең башка төбәкләреннән, Татарстаннан читтә яшәгән татарлардан күп тәкъдимнәр килә.

“Җиңел булмаган 90 нчы елларда хәлләрне тотрыкландыру өчен, Шартнамә зур роль уйнады. Федераль закон буларак гамәлә ашырылган 2004 ел, 2007 ел Шартнамәләре дә шулай ук. Әлеге Килешү, безне Россия Федерациясе хокукый мәйданында лаеклы тәкъдим итәр өчен, комиссия төзүгә юнәлдерелгән”,- ди парламент Рәисе.

Президентка мөрәҗәгать итмичә булмый, чөнки Шартнамәне закон дәрәҗәсенә Владимир Путин күтәрде, дип аңлатты республика закон чыгару органы җитәкчесе.

“Бу - федераль парламент кына карый торган документ түгел, чөнки ул күп мәсьәләләрне хәл итүне сорый. Сәяси мәсьәләләрне. Без Шартнамәсез яшәгән еллар да булды, сез никтер моннан куркасыз. Килешү булмаганда, безнең башка мәсьәләләр туарга мөмкин. Безнең Татарстан Конституциясенең кайбер матдәләре Шартнамә нигезендә тәңгәлләштерелә”, - дип тынычландырды журналистларны Фәрит Мөхәммәтшин.