Татарстан парламенты депутатларының Владимир Путинга мөрәҗәгать тексты

Бүген ТР Дәүләт Советының 30 нчы утырышында парламент вәкилләре Россия Президенты Владимир Путинга юлланылачак мөрәҗәгатьне тыңлады.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 нчы утырышында парламент вәкилләре Россия Президенты Владимир Путинга юлланылачак мөрәҗәгатьне тыңлады. Аны депутатларга хезмәттәшләре Николай Рыбушкин тәкъдим итте. Сессиядә катнашкан депутатларның барысы да мөрәҗәгатьне бертавыштан кабул итте. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә, журналистлар белән очрашу барышында, мөрәҗәгатьне имзалап, ил башлыгына юлларга вәгъдә бирде.

Мөрәҗәгать текстын "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы укучыларына да тәкъдим итәбез.

"Хөрмәтле Владимир Владимирович! Сез Россиягә җитәкчелек итүне тарихи үсешнең катлаулы чорында, икътисадтагы дәвамлы кризис, хакимиятнең төрле дәрәҗәләрендә законнарның бәйләнешсезлеге һәм территориаль таркаулык Россиянең бөтенлегенә янаган дәвердә башладыгыз.

Әлеге шартларда Россия Федерациясе Конституциясе кысаларында федератив мөнәсәбәтләрне камилләштерү һәм көчле региональ сәясәт Россия дәүләтчелеген ныгытуның мөһим факторына әверелде.

Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында Федераль закон статусында Сез раслаган Шартнамәне төзү, Татарстан Республикасының үзенчәлекләрен исәпкә алып, аның эзлекле үсеше өчен сәяси-хокукый алшартлар тудырды.

Шартнамә сәяси, милләтара һәм конфессияара тотрыклылыкны саклап калуның мөһим факторына әверелде. Чирек гасырдан артык Татарстанның күпмилләтле халкы өчен дә, Россиядә һәм аннан читтә яшәүче барлык татарлар өчен дә республикада президент хакимияте институты берләштерү көченә ия. Шартнамәне гамәлгә ашыру практикасы Россия федерализмының яшәешенә ышанычны исбатлады. Татарстан, тормыш итү һәм бизнес өчен уңайлы шартлар булдырылган, илебезнең таянычлы төбәкләреннән берсе буларак, күп кенә масштаблы федераль проектларны уңышлы гамәлгә ашыра.
Шартнамә, хакимиятнең төрле дәрәҗәләре арасында конструктив мөнәсәбәтләр корылышының үрнәге буларак, халыкара практикада да кызыксыну уята һәм, һичшиксез, Россия Федерациясенең абруен арттыруга ярдәм итә, республика халкының күпчелегендә яклау таба, бу хакта Татарстан халыкларының 2017 елның апрелендә үткәрелгән III съезды резолюциясендә игълан ителде.

Бүген Шартнамәнең төп нигезләмәләре фактта гамәлдәге законнарда чагылыш тапты, федераль үзәк белән регионнар арасындагы мөнәсәбәтләрдә тормышка ашырыла. Шуның белән бергә, Шартнамәнең гамәлдә булу чоры тәмамлануга бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Конституциясенең кайбер нормаларын гамәлгә ашыруда аерым проблемалар барлыкка килә.

Хөрмәтле Владимир Владимирович, Сездән Татарстан Республикасы югары вазыйфаи затының гамәлдәге исемен саклап калуда ярдәм итүегезне һәм хокукый мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр эшләү өчен махсус комиссия төзүегезне сорыйбыз".