Субъектлардан Федераль органга җибәрелгән закон проектлары кире кагылу сәбәпләре мәгълүм

Депутатлар ТР Дәүләт Советы регламентының 113 нче матдәсенә үзгәреш кертүне кабул итте.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Россия субъектларыннан Федераль закон чыгару органына юлланыла торган закон инициативаларының күп очракта ни сәбәпле кире кагылулары билгеле булды. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының язгы сессиясе эшенә йомгак ясауга багышланган матбугат конференциясендә парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аңлатма бирде.

“Кайбер закон инициативалары финанс мөмкинлекләре булмау сәбәпле кире кагыла. Закон проектларын тәкъдим итүнең техник яктан вакытлары туры килмәү, юридик нигезе булмау нәтиҗәсендә дә закон проектлары кабул ителми”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Сүз уңаеннан, бүгенге утырышта депутатлар ТР Дәүләт Советы регламентының 113 нче матдәсенә үзгәреш кертүне кабул итте. Аның нигезендә, Дәүләт Советы Аппаратының хокук идарәсе бәяләмәсен исәпкә алып, федераль закон проекты парламент утырышында каралганчы, Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан РФ Федераль Җыены каршындагы РФ закон чыгаручылар советы каравына, шулай ук Дәүләт Думасы Аппаратына алдан эксперт бәяләмәсе ясау өчен җибәрелергә мөмкин.