Разил Вәлиев Шартнамә турында: Безнең "хөр мәмләкәт – хөр Русия"дә яшисебез килә

Татарстан парламенты депутатлары Владимир Путинга Татарстан һәм Федераль Үзәк белән Килешүне дәвам иттерү буенча мөрәҗәгать әзерләгән.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан парламенты депутатлары Россия Президенты Владимир Путинга - Татарстан һәм Федераль Үзәк арасындагы вәкаләтләрне үзара бүлешү турындагы мәсьәләләрне карау максатыннан махсус комиссия төзүне сорап, мөрәҗәгать әзерләгән. Аңа 26 депутат имза куйган.

Әлеге мәсьәлә бүген парламентның 30 нчы утырышында каралды. Аңа мөнәсәбәтен Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев та белдерде.

“Соңгы арада халык белән очрашканда, безгә иң еш бирелә торган сораулар Россия белән ике арадагы Шартнамә, Президент атамасы хакында булды. Әмма, ни кызганыч, безнең бу сорауларга анык һәм ачык итеп җавап бирү өчен җитәрлек мәгълүматыбыз, дәлилләребез, төпле нигезебез юк иде. Теләсә кайсы халык өчен дә киләчәк язмышын күзаллый алмаудан, билгесезлектән авыррак рухи халәт була алмый торгандыр”, - дигән фикердә депутат.

“Шушы Шартнамә нигезендә Татарстан Республикасының сәяси һәм икътисади вәкаләтләре һәм хокуклары ачыклангач, безнең күз алдыбыз яктырып киткәндәй булды. Республикабызның соңгы елларда ирешкән уңышларында әлеге тарихи документның да өлеше булуын барыбыз да яхшы аңлыйбыз”, - диде Разил Вәлиев.

Аның сүзләренчә, Федераль Үзәк белән Килешү булырга тиешлеге Конституциядә дә язылган. Ә субъектлар белән Федераль Үзәк арасында Килешү булмау исә Конституцияне санга сукмау булып чыга.

“Әгәр ике арадагы “язылышу” турындагы документ — никах теркәве турында таныклык ролен үтәгән Шартанмә булмаса, Татарстан үзен вакытлы квартирант, өйдәш ролендә генә тоячак. Ике арада төзелгән мондый Шартнамәнең Татарстанга гына түгел, тулаем Россиягә дә нәкъ шулай ук кирәклеген аек акыллы һәркем нәкъ шулай ук аңлый торгандыр”, - ди Разил Вәлиев.

“Дөрес, арада “Ул Шартнамә безгә нәрсә бирде соң?” - дип әйтүчеләр дә очрый. Әмма аларга җавап эзләп ерак йөрисе юк, - дип саный депутат. - Моның өчен килешүле Татарстаныбызның соңгы елларда илебездәге иң алдынгы республикага әйләнә баруын, аны инде Россиядә генә түгел, дөнья масштабында да таный башлауны әйтү дә җитә. “Бу уңышларның нигезендә нефть чыганаклары ята”, дип лаф оручы кара көндәшләргә дә җавабыбыз әзер... “Нефть” тә җир астыннан үзеннән-үзе чыкмый, нефтехимия гигантлары да үзләреннән-үзләре барлыкка килми, вертолетлар, машиналар да безгә күктән төшми, игеннәр дә үзеннән-үзе гөрләп үсми. Болар һәммәсе дә – шулай ук Татарстанда үткәрелә торган халыкара спорт бәйгеләре, икътисади форумнар, фәнни-мәдәни ачышлар – халкыбызның тырыш хезмәт җимешләре. Ә кеше тырышып эшләсен өчен, аның күңеленә ышаныч хисе салырга, аңа ихтирамлы булырга, аның белән тигез дәрәҗәдә торып сөйләшергә, аралашырга, аңлашып яшәргә кирәк”.

Разил Вәлиев чыгышын Габдулла Тукай сүзләре белән тәмамлады.

“Бөек Тукай әйтмешли, безнең "хөр мәмләкәт – хөр Русия"дә яшисебез килә. Россия дип аталган олы гаиләдә һәр халыкның, һәр өлкәнең, һәр республиканың рухи һәм матди ихтыяҗларын исәпкә алганда, аның җан авазын, теләк-ниятләрен ишеткәндә, аның таләпләре һәм тәкъдимнәре белән исәпләшкәндә генә без үзебезне шундый дәүләттә яшибез, дип әйтә алачакбыз.

Чыгышымны Габдулла Тукайның моннан 104 ел элек, вафатына берничә ай кала, бүгенге хәлебезне алдан күреп, безгә васыять итеп язып калдырган шигъри юллары белән тәмамлыйсы килә:

Рус җирендә без әсәрле, эзле без,
Тарихында бер дә тапсыз көзге без.
Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгать вә әхлак алмашып.
Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,
Бергә шаярыштык, вакытлар алмашып.

Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? —
Без туган, бер җепкә теркәлеп.
Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез.
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? —
Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук!”