27 июньдә «Бердәм Россия» Татарстанда президент праймеризын үткәрергә планлаштыра

Инициативалы төркем утырышында бу хакта карар кабул ителәчәк

  (Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). 27 июньдә «Бердәм Россия» Татарстанда президент праймеризын үткәрергә планлаштыра. Бу хакта бүген “Бердәм Россия” Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин партиянең төбәк сәяси советының киңәйтелгән утырышында белдерде.

“Республикада партия эчендә беренчел тавыш бирү уңышлы узды. Кандидатуралар буенча Президент вазифасына беренчел тавыш бирүгә килгәндә, ул 27 июньгә планлаштырылган. Инициативалы төркем утырышында бу хакта карар кабул ителәчәк”, диде ул.

Бүген инициативалы төркемгә, сәяси советның президент праймеризында катнашу өчен, дүрт кандидатура турындагы карар тәкъдим ителә. Алар - ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, вице-премьер - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, сенатор Сергей Батин һәм РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсенең элеккеге башлыгы Олег Морозов.

Бүген, шулай ук, 23 нче республика партия конференциясенең 1 нче этабы көне билгеләнде, шулай итеп, 4 июльдә Татарстан Президенты вазифасына партия кандидаты тәкъдим ителәчәк. Бу хакта “Бердәм Россия” БСП ТТБ мәгълүмат үзәге хәбәр итә.