Казан “бердәмроссиялеләре” кече һәм урта бизнеска ярдәм итү мәсьәләсе хакында фикер алышты

“Бердәм Россия” партиясенең Казан җирле бүлеге сәяси советы утырышы узды
(Казан, 11 июнь, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Кичә “Казан” милли–мәдәни үзәгенең күргәзмәләр залында “Бердәм Россия” партиясенең Казан җирле бүлеге сәяси советы утырышы узды. Аны сәяси совет секретареның беренче урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең Казан җирле бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Хөснетдинов үткәрде.
Утырышта Казан җирле бүлеге сәяси советы секретаре урынбасары, партиянең беренчел бүлекләре секретарьлар Советы рәисе, Казан шәһәр Думасындагы “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Надыйр Хәйруллин Казанның Идел буе районында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен нәрсә эшләнүе хакында сөйләде. Аның фикеренчә, бизнес һәм хакимият арасындагы мөнәсәбәтләр ышанычлы булырга тиеш. Моның өчен ул иҗтимагый кабул итү бүлмәләре аша кече һәм урта бизнеска кичектергесез ярдәм күрсәтергә кирәк дип саный. “Кризис шартларында эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү мәсьәләсе аеруча мөһим, – дип ассызыклады Н.Хәйруллин. – Бизнеска ярдәм итү икътисадтагы киеренкелекне киметә алачак”.
Аның сүзләренә караганда, Казанның Идел буе районында бу мәсьәләләр хакында шактый еш фикер алышына. “Салым салу, биналарны арендалаган өчен түләүнең югары булуы, административ киртәләр – эшкуарларны борчыган төп проблемалар әнә шул”, – диде докладчы.
Үз чиратында, “СКАТ” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Мөнир Гафиятуллин “Бердәм Россия” партиясе эшкуарларга ярдәм итү өчен күп нәрсә эшли ала дип саный. Аның сүзләренә караганда, бүген аларны борчыган проблемалар бик күп. Бу – энергия чыганакларына бәяләрнең югары булуы, җирле хакимиятләрнең ярдәме җитәрлек дәрәҗәдә булмау һәм башкалар. Аларны хәл итү өчен М.Гафиятуллин РФ Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызловка мөрәҗәгать кабул итәргә тәкъдим итте.
Утырышта шулай ук әлеге мәсьәләләргә зур игътибар бирергә һәм алар хакында “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары катнашында төрле “түгәрәк өстәлләр”дә фикер алышырга тәкъдим ителде.
Моннан тыш, сәяси совет утырышында катнашучылар “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе тарафдарларының төбәк һәм җирле советлары турында”гы нигезләмәгә үзгәрешләрне кабул итте һәм партия тарафдарлары шәһәр советының яңа рәисе кандидатурасын раслады. Әлеге вазифага ТР РОСТО (ДОСААФ) иҗтимагый–дәүләт берләшмәсенең Казан шәһәр оешмасы идарәсе рәисе Эдуард Иванов билгеләнде.