Буада яшәүчеләр өйләрендә коронавируска каршы дога укыган

Бу турыда Буа шәһәрендә Ефремов урамындагы мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Хәйбуллов хәбәр итте.

(Буа, 11 апрель, «Татар-информ», «Байрак»). Буада яшәүчеләр өйләрендә коронавируска каршы дога укыган. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Буа шәһәрендә Ефремов урамындагы мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Хәйбуллов сүзләренчә, буалылар 10 апрельдә өйлә намазыннан соң, ил өстеннән коронавирус авыруының узуын сорап дога кылган. Ул барлык мөселманнарны өендә торып изге эшкә кушылырга чакырган.