Юрий Камалтынов «Бердәм Россия» праймеризының оештыру комитеты рәисе итеп билгеләнде

Төбәк оештыру комитетының беренче утырышы киләсе атнага планлаштырылган.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов «Бердәм Россия» праймеризының оештыру комитеты рәисе итеп билгеләнде. Аны билгеләү турында карар партия президиумы утырышында кабул ителде.

«Барлык төбәкләр дә комитет составында мөмкин кадәр күбрәк җәмәгатьчелек вәкилләре, партия белгечләре, аларның төбәк бүлекләре белгечләре булуын сорады. Максат аңлашыла, зур һәм җитди эш башкарырга кирәк, праймеризны тагын да ачыграк һәм ышанычлы итәргә кирәк», - дип искәртте партиянең Татарстан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Юрий Камалтынов башлангыч тавыш бирүдә катнашу буенча шактый зур тәҗрибәгә һәм моның өчен кирәкле компетенцияләргә ия кеше.

«Җитди әзерлек эшләре бара, штаб, төбәкнең оештыру комитеты формалаштырыла. Без, вакытны югалтмыйча, бу зур, җитди эшкә тотынырга тиеш, - дип билгеләп үтте «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Региональ оештыру комитетының беренче утырышы инде киләсе атнага планлаштырылган. Сәяси совет карары буенча аның составына 16 кеше керде. Алар арасында «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, «Гаилә канаты астында» иҗтимагый оешмасы рәисе Изольда Жуйкова, Татарстан профсоюзлар федерациясе лидеры Елена Кузьмичева, волонтер-медик Анна Макарова, Кулланучы хокукларын яклау оешмасы рәисе Юлия Нигъмәтуллина, республиканың күп балалы гаиләләре оешмасы рәисе Артем Кузнецов һәм башкалар бар.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Россия Президенты Владимир Путин волонтерларны сәясәттә катнашырга чакырган иде. Ирекле хәрәкәт вәкилләре «Бердәм Россия» праймеризын үткәрү буенча федераль оештыру комитеты составында да тәкъдим ителәчәк.