Фәррахов: президентлык срокларын чикләүне бетерү Россия позициясен ныгытачак

Бүген РФ Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта Конституциягә төзәтмәләр кабул итте.

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов президент срокларын чикләүне юкка чыгару турындагы инициативаны Конституциягә дөрес һәм мантыйк төзәтмәләр дип атады. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә хәбәр итте.

«Бу Президент сайлауларда катнашыр яки катнашмас дигән гарантия түгел, әмма Конституция суды хуплаган очракта бу төзәтмә безнең ил позицияләрен көчәйтә һәм тотрыклылыкны арттыра. Минемчә, хәзер бу аеруча мөһим», — диде депутат.

Ул шулай ук РФ Дәүләт Думасы соңгы укылышта илнең Төп законына тәкъдим ителгән төзәтмәләрне өчтән ике өлеш тавыш белән хуплады, дип сөйләде.

«Бу тарихи көн, бик җаваплы тавыш бирү. Безнең Конституция 20 елдан артык элек кабул ителде, һәм аңа төзәтмәләр, һичшиксез, кирәк. Дөнья бик нык үзгәрде, безнең ил, аның алдында торган чакырулар, һәм без үзебез дә үзгәрдек», — диде Фәррахов.

Депутат бигрәк тә дәүләт төзелеше белән бәйле төзәтмәләр, шул исәптән Федерация Дәүләт Советы һәм Федерация Советы аша Федерация субъектлары вәкаләтләрен көчәйтү, шулай ук Конституциядә теркәләчәк пенсияләрне, социаль иминиятне һәм минималь хезмәт хакын индексацияләүгә кагылышлы төзәтмәләрне аерып күрсәтте.

Төзәтмәләрнең тагын бер мөһим блогы тарихи хәтер белән бәйле, дип өстәде Фәррахов.

«Кайвакыт тарихны яңадан язарга тырышалар, ләкин ул какшамас һәм Конституциядә теркәлгән булырга тиеш. Дәүләт үзенең тарихын саклап калу өстендә эшләргә тиеш. Бу бик мөһим. Моның артыннан федераль закон кабул ителәчәк, дип уйлыйм», — дип йомгаклады парламентарий.