Дәүләт Думасы Россия Конституциясенә төзәтмә турында закон проектын кабул итте

«Ачык хакимиятне оештыруның аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү турында»гы закон проекты дәүләт башлыгы Владимир Путин инициативасы белән чыкты.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Бүген пленар утырышта Дәүләт Думасы депутатлары Россия Конституциясенә төзәтмә турында закон проектын өченче укылышта кабул итте.

Документ нигезендә, илнең Төп Законында минималь хезмәт хакы яшәү минимумыннан түбән була алмавы, шулай ук пенсияләр, пособиеләр һәм башка социаль түләүләрне мәҗбүри индексацияләү беркетелә. Төзәтмәләрнең берсе булып рус теле статусы дәүләт барлыкка китерүче халык теле буларак билгеләнә.

Закон проектында Россия «Ватанны саклаучыларны хөрмәтли, тарихи дөреслекне яклауны тәэмин итә», дип билгеләп үтелә. Балалар дәүләт сәясәтенең мөһим приоритеты булып тора.

Шулай ук гамәлдәге Президент янә дәүләт башлыгын сайлауда катнаша алачак дигән тәкъдим дә теркәлгән.

«Ачык хакимиятне оештыруның аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү турында»гы закон проекты дәүләт башлыгы Владимир Путин инициативасы белән тәкъдим ителде.