2030 елга кадәр Татарстан үсеш стратегиясендә дәүләтчелекне үстерү турында бүлек кирәк

ТР Дәүләт Советында РФ Конституциясенең төбәк законына йогынтысы турында түгәрәк өстәл узды

  (Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Татарстанда 2030 елга кадәр эшләнә торган республиканың үсеш стратегиясенә икътисади үсеш бүлегеннән тыш, ТР дәүләтчелеген үстерү турындагы бүлек тә кертү зарур. ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин шулай дип саный. Бу хакта ул “РФ Конституциясенең төбәк законына йогынтысы” темасына багышланган түгәрәк өстәл барышында белдерде.
Бүген республика Дәүләт Советында ТР Иҗтимагый палата тарафыннан РФ Конституциясенең 20 еллыгына багышланган чара узды. Түгәрәк өстәлдә җәмәгать эшлеклеләре, ТР Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин, ТР Конституцион суды башлыгы Виктор Демидов, Дәүләт Советы депутатлары, фән даирәсе вәкилләре, КФУ студентлары катнашты.
Шакир Яһүдин фикеренә караганда, “Стратегия-2030” да күп елларга алдан республиканың сәяси-хокукый конституцион үсешен билгеләү зарур. “Системалы рәвештә төгәл юнәлештә үсеш алырга кирәк. Бу юнәлеш - РФ Конституциясендә язылган федерализм. Федерализмга альтернатива юк диярлек”, - дип ассызыклады Ш.Яһүдин.
Ил Конституциясенә салынган Россия федерализмы уникаль, дип билгеләп үтте ул. Бу уникальлек кече халыкларга да үз дәүләтчелеген булдыру һәм потенциалга карамастан үсеш алу мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта Россиядә күп кенә сәяси көчләр федерализм принципларына һәм Конституция нигезенә каршы килә, дип белдерде ул.