V чакырылыш ТР Дәүләт Советының XIII утырышы буласы көн билгеле булды

Анда 38 мәсьәлә карау ниятләнә

 (Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). V чакырылыш ТР Дәүләт Советының XIII утырышы 19 ноябрь көнне сәгать 10.00 дә башланачак.

Көн тәртибенә 38 мәсьәлә чыгару ниятләнә, шуларның 23 е федераль закон проектларына нисбәтле. Республикага кагыла торган закон проектлары арасында “2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы 160-5 нче номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш), “Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 171-5 нче номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш), “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 168-5 нче номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш), “Татарстан Республикасында парламент контроле турында” гы 150-5 нче номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш) һ.б. мәсьәләләр бар.

Бу хакта бүген ТР парламенты президиумы утырышында ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина хәбәр итте. Аның сүзләренчә, утырышта “Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне оештыру турында” темасына “хөкүмәт сәгате” дә була.