Минтимер Шәймиев иң күп искә алынучы сәясәтчеләр исемлегенә кергән

«Петербург сәясәте» фонды экспертлары фикеренчә, Татарстанның беренче Президенты «сәяси патриархлар» разрядына керә.
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Михаил Горбачев һәм Юрий Лужков белән бергә гаммәви мәгълүмат чараларында иң еш телгә алына торган үткән заман сәясәтчеләре арасына кергән. «Петербург сәясәте» фонды экспертлары тарафыннан әзерләнгән тикшеренүдә шул хакта сүз бара.Рейтингта СССРның беренче Президенты Михаил Горбачев (аны 38,8 мең тапкыр телгә алганнар) – беренче, Мәскәүнең элеккеге мэры Юрий Лужков (11,2 мең) – икенче, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев (7,2 мең) өченче баскычта урнашкан. Әлеге уңайдан Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Россиянең элеккеге финанс Михаил Задорнов һәм СССРның элеккеге оборона министры Дмитрий Язовны да узып киткән.«Петербург сәясәте» фонды экспертлары фикеренчә, Минтимер Шәймиев һәм РФ Федерация Советының элеккеге рәисе Егор Строевның югары баскычта урнашуы аларның үз төбәкләрендә «сәяси патриарх» статусына ия булулары белән бәйле. Билгеле булганча, Егор Строев озак еллар Орел өлкәсен җитәкләде.Тагын шунысы игътибарга лаек: «Петербург сәясәте» фонды экспертлары, Мортаза Рәхимовтан аермалы буларак, Минтимер Шәймиевне актив сәясәттә катнашучылар разрядына керткән.«Татарстаннан (анда хакимият элеккеге җитәкчелек өчен чагыштырмача уңайлы схема буенча алышынды) аермалы буларак, Рөстәм Хәмитов һәм Мортаза Рәхимов арасындагы мөнәсәбәтләр соңгысына зур сәясәткә әйләнеп кайту өчен бик аз мөмкинлек калдыра», - диелә рейтингка бирелгән аңлатмаларда.