Сочида Путин Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән очрашты

Күрешү Бочаров ручей резиденциясендә узды.

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Россия башлыгы Владимир Путин Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән очрашты. Эшлекле сөйләшү Бочаров ручей резиденциясендә узды, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.

Россия ягыннан очрашуда илнең тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары, Россия һәм Таҗикстан арасында икътисади хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиянең Россия өлеше рәисе Игорь Шувалов, Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков катнашты.